Узякская сельская библиотека - филиал № 18

"Үз планетаңны сакла, башка, аңа охшаш, юк!"

6 нчы сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәчесе "Үз планетаңны сакла, башка, аңа охшаш, юк!" дигән темага викторина үткәрде. Китапханәче
табигать — байлык, аны киләсе буын өчен саклау - һәркемнең бурычы булуы турында сөйләде. Табигатьне саклау өчен, аның серләрен белергә, аның белән дус һәм тату яшәргә кирәк. Табигать законнарын белеп кенә, аның тугры дуслары һәм ярдәмчеләре булырга мөмкин. Шул вакытта бер генә үсемлек һәм хайван төре дә юкка чыкмас кебек. Укучылар экология, уникаль хайваннар, Кызыл китап турында күп яңа кызыклы һәм гаҗәп нәрсәләр белделәр, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар үзләре табигать турында ничек кайгыртуларын сөйләделәр.