Узякская сельская библиотека - филиал № 18

«Китап белән эш итү кагыйдәләре»

14 нче сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә 2нче сыйныф укучылары белән «Китап белән эш итү кагыйдәләре» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар китапларның борынгы заманнардан башлап барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китаплар  нәрсәне яратмыйлар, нәрсәгә рәхмәт әйтәләр? Китапханәче белән берлектә шул сорауларга җаваплар эзләделәр, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар китапларны урнаштыру тәртибе турында белделәр, чөнки һәр китапның, кешеләонеке кебек, үз адресы бар, урамнар урынына монда китап киштәләре генә, һәм һәр китап үз урынында тора. Балалар китапханәдә үз - үзеңне ничек тотарга, китаплардан ничек кулланырга, өйгә бирелә һәм бирелми торган китаплар булуын, нинди срокка бирелергә тиеш икәнлегенә төшенделәр. Алар өчен «Яраткан әкиятләр әйләнәсендә» уены үткәрелде.