Узякская сельская библиотека - филиал № 18

"Безнең район язучылары иҗаты"

12 августтан 19 августка кадәр Үзәк авыл китапханәсендә «Якташ язучылар китабын укыйбыз» акциясе үткәрелде. Укучылар өчен "Безнең район язучылары иҗаты" дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Якташларыбызның китаплары турында шәхси әңгәмәләр үткәрелде, әсәрләрдән өзекләр укылды. Балалар белән Фәнил Галиев, Фатих Хөсни, Сәйдә Зыялы, Мәхмүт Максуд, Рашат Низамиев иҗаты турында әңгәмә үткәрелде.Укучылар бу язучыларның тормышыннан, аларның әдәби эшчәнлегеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр.