Зур сугышның кечкенә геройлары
28 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Китапханәче сугыш елларында әтиләре һәм сугышчы абыйларының янәшәсендә булган пионерлар - Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Балалар игътибарына сугыш чоры балалары турында слайд-презентация тәкъдим ителде.