Библиографик дәрес үткәрелде
21 февраль көнне Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Туган телем – минем белән дус бул» дигән темага библиографик дәрес үткәрде. Китапханәче Хазипова Ф.А. рус һәм татар телләренең дөньяда тоткан урыны, бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, жаргоннар, «сүз – паразитлар», рус теле һәм татар теленең чит телләрдән кергән сүзләр белән пычрануы турында сөйләде. Укучылар уеннарда актив катнаштылар: тиз әйтемнәр әйттеләр, фразеологизмнарны аңлаттылар, билгеле бер хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һ. б. Җиңүчеләр призлар алдылар.