Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Тарихи сәгать үткәрделәр

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Үзәк авыл китапханәсе китапханәчесе Хазипова Ф.А. өстәмә белем бирү педагогы Хаҗиева Г. Р. музей түгәрәгендә катнашучылар белән Үзәк урта мәктәбе музеенда "Без үз республикабыз турында нәрсә беләбез" дигән темага тарихи сәгать үткәрделәр. Китапханәче республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсүе, Теләче районы тарихы турында сөйләде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар, "ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылап» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Хаҗиева Г.Р. якташларыбызның Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.