Узякская сельская библиотека - филиал № 18

ТАССРның 100 - еллыгына багышланган кичә уздырылды

21 нче гыйнвар көнне Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә ТАССРның 100 - еллыгына багышланган кичә уздырылды. Анда укучылар Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән танышты. Өстәмә белем бирү педагоглары Нәбиуллина Р.Р., Хаҗиева Г.Р. һәм авыл китапханәчесе Хаҗипова Ф.Ә. “ТАССРның иң яхшы логотипы” дигән бәйге үткәрде. Җиңүчеләре – Шигаева Анастасия һәм Заһидуллина Сабина. Чара ахырында берләшмәгә йөрүчеләр мәктәп музеенда оештырылган ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Аны музей активистлары әзерләгән иде.