Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Россиядә Театр елы

2019 ел Россиядә Театр елы – Татарстан Республикасының мәдәни тормышы өчен бик мөһим вакыйга.Театр елын уздыруның төп бурычларыннан берсе-театр сәнгатен популярлаштыру. Китапханәләр шулай ук әлеге вакыйгага багышланган чараларда актив катнашалар. Китапханәләрнең һәм театрларның уртак яклары күп. Чөнки театр һәм китапханәләрнең нигезе-әдәбият, китаплар, пьесалар, романнар, әкиятләр, шигырьләр. Үзәк авыл китапханәсендә Театр елы уңаеннан күп кенә чаралар үткәрелде. Аларның максаты-укучыларны театр сәнгатенең иң матур төрләреннән берсе булган театрга җәлеп итү. Бу эштә безнең балалар китап укучылар аудиториясенә аерым урын бирелә. Яшь китап укучылар китапханәгә кергәндә үк театр дөньясына эләгә. 29 нчы октябрь көнне куелган «Театр һәм китап» дип исемләнгән күргәзмә гадәти булмаган: балалар китапларының курчак персонажлары белән оештырылган. Балалар да өлкәннәр дә зур кызыксыну белән балалар өчен төрле спектакльләр куелган китапларны һәм курчак, драма, музыкаль театрлар турында сөйләүче китапларны карыйлар.