Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

Халыкара шигърият көне

21 март – Халыкара   шигърият көне. Бу көнне  китапханәләрдә төрле чаралар, шигъри    кичәләр    үткәрелеп килә. Максабаш авылы китапханәсендә дә мәдәният    йорты белән берлектә,  “Халык җәүһәрләре”  берләшмәсенә йөрүчеләр белән  “Туган ягы кирәк кешегә” дип   исемләнгән   поэзия сәгате үткәрелде.    Әлеге    чарада   авылыбыз шагыйрәсе Тәнзилә апа Шәрәфиевнаның шигырьләре укылды.