"Бөек Октябрь революциясе – XX гасырның иң зур вакыйгасы "
Быел Бөек Октябрь революциясе булуга 105 ел тула. Шул уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Бөек Октябрь революциясе – XX гасырның иң зур вакыйгасы " дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар белән шул чор вакыйгаларына күзәтү ясалды, пролетариатның бөек юлбашчысы В.И.Ленин башкарган эшләр белән таныштырылды. Яшьләр бу тарихи чорга үзләренең карашларын белдерделәр.