"Болгар - данлы тарихыбыз ядкаре"
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Болгар - данлы тарихыбыз ядкаре" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Укучыларга Идел буе Болгар дәүләте тарихы Россия тарихының һәм илебездә яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып торуы турында сөйләнде. Болгарлар тормышы , мәдәнияте , көнкүреше белән таныштырылды. Чараның максаты : балаларда тарихи үткәннәргә кызыксыну уяту, үзебезнең милләтебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.