Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

"Челтерәгез чишмәләр" экологик маршрут

      Һәр чишмәнең үз тарихы, үз агымы, үз моңы, үз юлы бар. 14 июль көнне Максабаш авылы китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәре,   укучылар белән   берлектә "Челтерәгез чишмәләр" дип исемләнгән экологик маршрутны башлап җибәрделәр. Маршрут  балаларны табигатебезнең байлыгы - авылыбыз чишмәләренең тарихы белән таныштырып, табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Беренче тукталышыбыз - “Түбән оч чишмәсе”.  Балалар  чишмә тарихы белән таныштылар, чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар. Чишмә буенда, авылыбыз тирә-юнендә үскән дару үләннәре турында да мәгълүмат алдылар, китаплар укыдылар, табышмакларга җаваплар табып, уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр.