Халыкара туган тел көне
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Һәркемгә туган телен саклау, аны киләчәк буынга исән - имин җиткерү максаты мөһим булырга тиеш. Шул максаттан, 21 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә “Ак калфак” татар хатын - кызлар оешмасы белән “И, газиз ана телем” дип исемләнгән тематик чара уздырылды. Чара ахырында “И туган тел ” җыры башкарылды.