ТАССР төзелүгә 100 ел
Агымдагы елның май аенда ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шул унайдан 22 нче гыйнвар көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучыларны авыл тарихы белән таныштыру максатыннан әдәби сәгать үткәрелде.