Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

VII нче төбәкара акциясендә катнашты

Максабаш  авылы китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке”- дип исемләнгән VII нче төбәкара акциясендә катнашты. Китапханәче китап күргәзмәсе оештырды һәм үз эшен конкурска җибәрде. Күргәзмә материаллары китапханә укучыларына Михаил Юрьевич Лермонтовның искиткеч әсәрләрен искә төшерергә, аның биографиясе битләрен ачып күрсәтергә мөмкинлек бирде.