Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

Патриотик сәгать үткәрелде

12 июнь – Россия коне. Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация  кабул иткән көн. Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты  белән берлектә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Мин Россия гражданы» темасына ачык һавада патриотик сәгать үткәрделәр. Балаларга  Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация  кабул иткән көн турында мәгълүмат бирелде, һәм дәүләт символлары белән таныштырылды. Соңыннан балалар мәйданчыгында хәрэкәтле уеннар уйнадылар.