Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Карга боткасы” бәйрәме оештырдылар

27 март  көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гиниятова Л.Г.,физик тәрбия укытучычы Гиниятов Р.М., өстәмә белем җитәкчесе  Гарифуллина Р.М белән берлектә “Карга боткасы” бәйрәме оештырдылар.Әлеге чара вакытында кошлар турында табышмаклар, алар язмышы турында хикәяләр сөйләнелде.Бәйрәм төрле уеннар,җырлыр, такмаклар белән үрелеп барды. Учак ягып коймак , “Карга боткасы пешерелде”. Чара балаларга бик ошады.