Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Театр көненә багышланган Олы Нырсы китапханәсендә куелган күргәзмә

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. Тулырак мәглүмәт алыр өчен сезне ,25 марттан 29 мартка кадәр Олы Нырсы китапханәсендә куелган күргәзмәдә көтеп калабыз.