Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

«Туберкулез турында син нәрсә беләсең» дигән бер сәгатьлек актуаль сөйләшү

Ел саен 22 мартта бөтен дөньяда туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 1882 елның бу көнендә немец микробиологы Роберт Кох туберкулез авыруын ачуы турында игълан итә. Россиядә бу көнне чиста үпкә символы булган ак чәчәк ромашка көне дип билгеле. Ел саен туберкулездан башка инфекцияләргә караганда күбрәк кешенең гомере өзелә. Бу проблемага игътибарны җәлеп итү өчен Олы Нырсы авыл китапханәсендә «Туберкулез турында син нәрсә беләсең» дигән бер сәгатьлек актуаль сөйләшү узды.