Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

"Зыянлы гадәтләр һәм алар белән ничек көрәшергә?” дип исемләнгән әңгәмә

29 февральдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре белән танышу, зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан "Зыянлы гадәтләр һәм алар белән ничек көрәшергә?” дип исемләнгән әңгәмә узды. Чара башында балалар игътибарына электрон презентация тәкъдим ителде. Аның ярдәмендә алар файдалы һәм сәламәтлек өчен зыянлы гадәтләрне искә төшерделәр. Яшүсмернең физик һәм психик сәламәтлегенә уңай йогынты ясый торган факторлар турында сөйләшенде: көн режимын үтәү, рациональ туклану, саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү, тирә-юньдәгеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу, дуслар белән аралашу.