Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән конкурска сайлап алу туры

  15 февраль  көнне Олы Нырсы  авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән конкурска сайлап алу туры узды. Конкурста  балалар һәм өлкәннәр катнашты, алар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр , җырладылар. Иң яхшылардан Хитматова Рания, Мухаметшин Камил, Шакирова Зульфира, Низамиева Руфина, Хитматова Айсылу һәм Ахметшин Альберт дип танылды.