Пуффи җебеннән “Кабартмалар” бәйләү мастер- классы узды
3 январь көнне Олы Нырсы мәдәният йортында китапханә белән берлектә 7 яштән өлкән балалар белән йомшак пуффи җебеннән “Кабартмалар” бәйләү мастер- классы узды. Әлеге чара барышында әлеге җеп белән бәйләү үзлекләренә өйрәнделәр.Бәйләгән кул эшләрен үзләренә бәйрәм бүләге итеп алып кайтып киттеләр.