Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Танып белү дәресе

17 октябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе танып белү дәресе үткәрде. Укучылар презентациядән татарларның милли киемнәре белән таныштылар. Татар милли киеме үзенең матур бизәкләре һәм сыйфатлы эшләнүе белән үзенчәлекле. Кием тарихы нинди? Хатын-кызлар, ирләр һәм балалар элек нәрсә кигәннәр? Болар  һәм башкалар турында китапханәче укучыларга тулырак сөйләде. Чара ахырында катнашучылар милли бизәкле татар киемнәрен рәсемгә төшерделәр.