Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

«Интернет в твоей жизни» дигән мәгълүмат көне үткәрелде.

30 сентябрьдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә укучылар өчен Россиядә интернет көненә багышланган «Интернет в твоей жизни» дигән мәгълүмат көне үткәрелде. Китапханәче «Виртуаль дөньяга тәрәзә» презентациясе ярдәмендә балаларга Интернетның нәрсә икәнен, аның нинди мөмкинлекләр бирүен, һәм куркыныч якларын да сөйләп узды. Интернеттан сак һәм игътибарлы файдаланырга, челтәр этикеты кагыйдәләрен үтәргә һәм мошенниклардан сакланырга кирәк. Авырлыклар туганда, балалар зурларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Китапханәче сөйләгәнне тыңлаганнан соң балалар «Угадай-ка» уенын уйнадылар һәм «Фиксики» мультфильмын карадылар.