Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

«Тылсымлы китапханә дөньясы» урамнары буйлап сәяхәт

Китапханәгә беренче килү беренче сыйныф укучылары өчен бик мөһим вакыйга.12 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе балаларны «Тылсымлы китапханә дөньясы» урамнары буйлап сәяхәткә чакырды. Сәяхәт барышында  урамнар урынына - китап стеллажлары, катлар урынына- китап киштәләре, йортлар урынына — китап томнары белән таныштылар. Шулай ук китапханәгә бару кагыйдәләре, китапларны киштәләргә урнаштыру тәртибе турында белделәр, төрле кызыклы китап-сюрпризларга сокландылар.