“Ак калфак” Бөтен дөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы
12-13 июль көннәрендә Олы Нырсы авыл китапханәчесе Мөслим муниципаль районында “Ак калфак” Бөтен дөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында катнашты. Әлеге чараның төп темасы “Ык буе татар авыллары тарихы:үткәне һәм бүгенгесе”.Чарада Мөслим районнан чыккан язучылар: Факил Сафин,Фоат Садриев, балалар язучысы Мөҗәхит Әхмәтҗанов белән түгәрәк өстәл артында әнгәмә узды. Җирлектә яшәүче сәнгать осталары тарафыннан чигү, агачтан үрү, суда рәсем ясау, аш-су буенча төрле мастер класслар күрсәтелде.