Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Балачак хыялы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы

Җәйнең беренче көне күңелгә җылылык.яктылык өстәүче  бәйрәм- Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре  “ Кояшкай” балалар бакчасында йөрүче балалар белән  “Балачак хыялы”  дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Чара барышында балалар белән төрле спорт уеннары, рәсем буенча әкият сөйләү, асфальтта рәсем  буенча конкурс уздырдылар. Бәйрәм азагында һәр балага бүләкләр тапшырылды.Балаларга бәйрәм бик ошады.