Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Куркынычсыз Интернет» мәгълүмати - уен сәгате

12 февральдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында 4-5 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз Интернет» мәгълүмати - уен сәгате узды. Социаль челтәрләрнең һәм Интернетның файдасы һәм зыяны турында сөйләштеләр .«Мине таны»уены уйнадылар. Китапханәче балаларга уку өчен балалар эзләү сайтлары турында сөйләде.