Әниләр көненә багышлап “Елларым минем байлыгым” дип исемләнгән бәйге
Олы Нырсы мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап “Елларым минем байлыгым” дип исемләнгән бәйге узды. Бәйгедә 6 авылдан килгән конкурсантлар катнашты. Алар үзләренең осталыгын күсәттеләр: бишектәге балага җыр багышладылар, мода күрсәттеләр, аш-су осталыклары белән бүлештеләр, шигырь сөйләүдә ярыштылар. Ахырда барлык катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм бик күңелле һәм күтәренке рухта узды.