Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Дуслык белән көчле без!” -дип исемләнгән әдәби викторина

5 ноябрь көнне “Халыклар бердәмлеге көне “уңаеннан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Дуслык белән көчле без!” -дип исемләнгән әдәби викторина уздырылды.Әлеге чарада 1-4 сыйныф укучылары катнашты.Чара барышында рәсемнәр буенча төрле әкиятләрне танып, аларның эчтәлеген  сөйләделәр,җырлар җырладылар.Чара  укучыларга бик ошады.