Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Кичке озын кышкы кичләр

 

  Кичке озын кышкы кичләрне борынгы заманнарда кызлар бергә җыелышып кич утырганнар, яраткан шөгылләре белән вакытны файдага уздырганнар: чигү чиккәннәр, каба артына утырып йон эрләгәннәр. Ә соңыннан үз эшләрен кичектереп, күңел ачканнар: җырлар җырларганнар, төрле уеннар уйнаганнар, шаяртулар сөйләгәннәр. Бүгенге көндә “каба” сүзе иске яңгырашлы сүз. Әмма әбиләребез заманында хатын-кыз тормышын ансыз күз алдына да китереп булмаган. 16 март көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучыларны халкыбызның халык мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Шулай ук катнашучылар эш артыннан яңгыраган борынгы җырларны да ишетте.