Балалар белән «Каникуллар күңелсез булмый» дип исемләнгән спорт уеннары,
Яңа ел, кышкы каникулны һәр бала көтеп ала. Кышкы каникул көннәрендә балаларның ялын файдалы үткәрү максатыннан 7 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Каникуллар күңелсез булмый» дип исемләнгән спорт уеннары, кыш турында шигырьләр уку, табышмаклар конкурсы уздырдылар.