Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Яңалык

Ю.А. Гагаринның пропагандасы һәм батырлыгы һәм космонавтика казанышлары, яшь гражданнарның космонавтикага кызыксынуын җәлеп итү турында әңгәмә

Ю.А. Гагаринның пропагандасы һәм батырлыгы һәм космонавтика казанышлары, яшь гражданнарның космонавтикага кызыксынуын җәлеп итү турында әңгәмә

Театр көненә багышланган Олы Нырсы китапханәсендә куелган күргәзмә

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билге

Театр турында тулырак мәгълүмәтны Олы Нырсы китапханәсендә 25 марттан 29 мартка кадәр эшләүче күргәзмәдән танышырга була.

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билге

“Сихри дөня- хатын-кыз белән!” дип исемләнгән күргәзмә

1 март Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Сихри дөня- хатын-кыз белән!” дип исемләнгән күргәзмә урын алды. Күргәзмәдә аеруча яратылып укылучы хатын- кыз авторларның китаплары урын алды,алар:авылдашыбыз Нурания Гильмутдинова,райондашларыбыз Равилә Шайдуллина ,Гөлсинә Галимуллиналар.

"Зыянлы гадәтләр һәм алар белән ничек көрәшергә?” дип исемләнгән әңгәмә

29 февральдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре белән танышу, зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан "Зыянлы гадәтләр һәм алар белән ничек көрәшергә?” дип исемләнгән әңгәмә узды. Чара башында балалар игътибарына электрон презентация тәкъдим ителде. Аның ярдәмендә алар файдалы һәм сәламәтлек өчен зыянлы гадәтләрне искә төшерделәр. Яшүсмернең физик һәм психик сәламәтлегенә уңай йогынты ясый торган факторлар турын

Без коррупциягә каршы» китап күргәзмәсе

Олы Нырсы авыл китапханәсендә «Без коррупциягә каршы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар коррупция, ришвәтчелек, Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте турында сөйләнә. Күргәзмәне классик язучыларның төрле ситуацияләрдә намуслылык тәрбияләүгә, дөрес тәртипкә ярдәм итүче хикәяләре тулыландыра

Пуффи җебеннән “Кабартмалар” бәйләү мастер- классы узды

3 январь көнне Олы Нырсы мәдәният йортында китапханә белән берлектә 7 яштән өлкән балалар белән йомшак пуффи җебеннән “Кабартмалар” бәйләү мастер- классы узды. Әлеге чара барышында әлеге җеп белән бәйләү үзлекләренә өйрәнделәр.Бәйләгән кул эшләрен үзләренә бәйрәм бүләге итеп алып кайтып киттеләр.

Исәнме балачак”- дип исемләнгән балалар өчен чара

2 январь көнне Олы Нырсы мәдәният йортында “Исәнме балачак”- дип исемләнгән балалар өчен чара узды.Әлеге чара барышында балалар шигырьләр,җырлар һәм биюләр белән актив катнаштылар. Яңа елның символы белән төрле уеннарда катнаштылар.Чарадан барлык килгән бала бүләк белән кайтып китте.Бәйрәм катнашучыларга бик ошады.

«Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар» дигән әдәби дәрес узды

24 октябрьдә Олы Нырсы китапханәсендә «Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар» дигән әдәби дәрес узды. Чара барышында балалар язучыларның үз әсәрләрендә хайваннар турында сөйләве турында белделәр, китапханәче китапханә фондыннан китаплар тәкъдим итте. Балалар табигатькә, хайваннарга нинди мөнәсәбәттә булу, аларга ничек ярдәм итү кагыйдәләре белән таныштылар. Катнашучылар шулай ук үзләренең йорт хайваннары һәм аларны ничек караулары турында сөйләделәр. Кызлар һәм малайлар тематик конкурсында актив кат

Танып белү дәресе

17 октябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе танып белү дәресе үткәрде. Укучылар презентациядән татарларның милли киемнәре белән таныштылар. Татар милли киеме үзенең матур бизәкләре һәм сыйфатлы эшләнүе белән үзенчәлекле. Кием тарихы нинди? Хатын-кызлар, ирләр һәм балалар элек нәрсә кигәннәр? Болар һәм башкалар турында китапханәче укучыларга тулырак сөйләде. Чара ахырында катнашучылар милли бизәкле татар киемнәрен рәсемгә төшерделәр.

«Интернет в твоей жизни» дигән мәгълүмат көне үткәрелде.

30 сентябрьдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә укучылар өчен Россиядә интернет көненә багышланган «Интернет в твоей жизни» дигән мәгълүмат көне үткәрелде. Китапханәче «Виртуаль дөньяга тәрәзә» презентациясе ярдәмендә балаларга Интернетның нәрсә икәнен, аның нинди мөмкинлекләр бирүен, һәм куркыныч якларын да сөйләп узды. Интернеттан сак һәм игътибарлы файдаланырга, челтәр этикеты кагыйдәләрен үтәргә һәм мошенниклардан сакланырга кирәк. Авырлыклар туганда, балалар зурларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Китапха

«Тылсымлы китапханә дөньясы» урамнары буйлап сәяхәт

Китапханәгә беренче килү беренче сыйныф укучылары өчен бик мөһим вакыйга.12 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе балаларны «Тылсымлы китапханә дөньясы» урамнары буйлап сәяхәткә чакырды. Сәяхәт барышында урамнар урынына - китап стеллажлары, катлар урынына- китап киштәләре, йортлар урынына — китап томнары белән таныштылар. Шулай ук китапханәгә бару кагыйдәләре, китапларны киштәләргә урнаштыру тәртибе турында белделәр, төрле кызыклы китап-сюрпризларга сокландылар.

«Йөгерүче китап – 2023» интеллектуаль узыш

Олы Нырсы авыл китапханәсе көзге Бөтенроссия социомәдәни «Йөгерүче китап – 2023» интеллектуаль узышына кушылды. Китапханәче алдан эшләнгән маршрут буенча юл тотып, үтеп баручыларга мәктәп һәм укытучылар турында гади сораулар һәм табышмаклар бирде, мәктәп программасыннан фәннәр буенча сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте. Авыл халкы сорауларга гаҗәпләнеп һәм дусларча җавап бирде, беренче укытучыларын зур җылылык белән искә алдылар һәм катнашучылар белән бу хатирәләр белән уртаклаштылар.

“Ак калфак” Бөтен дөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы

12-13 июль көннәрендә Олы Нырсы авыл китапханәчесе Мөслим муниципаль районында “Ак калфак” Бөтен дөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында катнашты. Әлеге чараның төп темасы “Ык буе татар авыллары тарихы:үткәне һәм бүгенгесе”.Чарада Мөслим районнан чыккан язучылар: Факил Сафин,Фоат Садриев, балалар язучысы Мөҗәхит Әхмәтҗанов белән түгәрәк өстәл артында әнгәмә узды. Җирлектә яшәүче сәнгать осталары тарафыннан чигү, агачтан үрү, суда рәсем ясау, аш-су буенча төрле мастер классла