Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Мәдәни чара оештырды

  “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” программасы планы нигезендә, 16 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Тибрәндереп күңел кылларын” дип исемләнгән мәдәни чара оештырды. Бу чарада “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар һәм аларның тормыш иптәшләре катнаштылар. Алар татар халык җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар. Бу чара катнашучыларның күңелләренә хуш килде.