Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Әкиятләр иленә сәяхәт”

Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык авыз иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора. Әкиятләр халык авыз иҗатының иң “озын гомерле” төрләреннән берсе булып санала, әкиятләргә гадилек хас, әкиятнең эчтәлеге, аерым мотивлары, образлары, күренешләре ничек кенә маҗаралы булса да, әкиятнең төзелеш композициясе бик гади, әкиятнең ничек башланасын, дәвам итәсен һәм ничек тәмамлануын һәр кеше диярлек белеп тора. Балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  6 нчы гыйнвар көнне “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән исем белән әкиятләр уку кичәсе уздырдылар.Чарада балалар төрле халык әкиятләрен укыдылар.