Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Наркомания-үлем яки чынбарлык”

Наркотиклар борынгы заманнардан ук билгеле. Аларны куллану борынгы кешелек тормышы барлыкка килгәч үк барлыкка килгәндер, мөгаен. Барлык җәмгыятьләрдә дә кешенең психик халәтен үзгәртүгә сәләтле актив матдәләр куллану күренеше күзәтелә. Наркомания авыруының асылын аңлату,  укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  3 гыйнвар көнне “Наркомания-үлем яки чынбарлык” дигән исем белән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Бу чарада авыл яшьләре катнашты.