Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Нәрсә ул Кызыл китап? ”

     Нәрсә ул Кызыл китап?    1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы чыгарылды. Ул шундый хикмәтле, могҗизалы китап. Кызыл төс - тыю билгесе, шуңа күрә ул китапта җир йөзеннән юкка чыгып бара торган җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында язылган, алар турында мәгълүматлар теркәлгән. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул, чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйле.   26 октябрь көнне Кызыл китап белән таныштыру максатыннан  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Нәрсә ул Кызыл китап? ” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.  Бу чарада укучылар Кызыл китап турында күп мәгълүмат алдылар. “Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк” дигән сүзләр белән тамамланды чара.