Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Әтиләр - тормышыбыз терәге”

    Илебездә тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде.  Ул-Әтиләр көне.  Календарьдагы яңа дата Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды. Әтиләр көне, ноябрь аенда билгеләп үтелүче  Әниләр көнен тулыландырачак. Аның датасы октябрь аеның өченче якшәмбесе итеп билгеләнде, быел ул 15 октябрьгә туры килә.  Әтиләр көнен билгеләп үтүне күптән гамәлгә кертергә кирәк иде. Хәзер бит календарьда нинди генә дата юк, шулар арасында Әтиләр көне булу җәмәгатьчелек игътибарын әти-ирләр проблемасына да юнәлтәчәк. Алай гына да түгел, Әтиләр көнен билгеләп үтү дәүләт дәрәҗәсендә балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда әтиләрнең ролен күрсәтергә, дәрәҗәләрен күтәрүдә дә зур роль уйнаячак. Шул уңайдан 14 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният  хезмәткәрләре  “Әтиләр - тормышыбыз терәге” дип исемләнгән   бәйрәм концерты  үткәрделәр.