Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Нәрсә ул хокук?

 Укучылар кайчак бурычлар  белән хокукларны бутыйлар. Нәрсә ул хокук? Хокук – ул кешеләрнең җәмгыятьтә үзара мөнәсәбәтләрен җайга салучы кагыйдәләр җыелмасы. Хокук дәүләт тарафыннан санкцияләнә, хокук бозган өчен җаваплылык каралган. Бурыч – хокук нормалары ярдәмендә көйләнә торган хокукый мөнәсәбәтләрнең бер өлеше, башкару өчен мәҗбүри булган эшчәнлек, иҗтимагый һәм хокукый нормалар тарафыннан билгеләнгән йөкләмә. Укучыларның мәктәп, укытучылар алдында куелган бурычлары бар. Алар мәктәп уставында, аның локаль актларында язылган. Ә нинди хокукларга ия соң алар? Укучыларның хокуклары һәм бурычлары турында күбрәк белер өчен 10 нчы октябрь көнне Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре  мәктәп укучыларына  мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Очрашуда югары сыйныф укучылары катнашты. Очрашу барышында китапханәче укучыларның хокуклары белән таныштырды, мәктәптә үтәлергә тиешле бурычларыбызны тагын бер кат искәртеп үтте. Укучыларны кызыксындырган сораулар да җавапсыз калмады.