Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

”Укытучы апам, Сез - изге җан”

  2023 нче ел “Педагог һәм остаз елы” булып бик күпләрнең күңелендә мәктәпләрдә ,китапханәләрдә, клубларда үткәрелгән матур чаралар калдырган тәэсирләр халык күңелендә озак еллар сакланыр, алга карап яшәргә көч бирер.  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу юнәлештә ел дәвамында бик күп матур чаралар уздырдылар. Шуның чираттагысы 9 октябрь көнне”Укытучы апам, Сез -  изге җан” дигән исем белән үтте. Мәктәп укучылары һәм “Җәүһәр” фольклор клубында йөрүчеләр ветеран укытучы, Россиянең Мәгариф отличнигы Әнвәрә Нәҗип кызы белән очрашты.