Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Гомер бит ул бер генә”

  1 октябрь – Өлкәннәр көне. Шул уңайдан   6 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылында “Гомер бит ул бер генә” дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә  үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә  барлык олылар да чакырылды.  Бәйрәмчә киенеп апа-абыйлар мәдәният йортына агылдылар. Алар мул табын артында концерт номерлары карап үзләренчә ял иттеләр. Өлкән авылдашларны бәйрәм белән   авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллович, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Гиниятуллин Динар Сәитович, ветераннар советы рәисе Әнвәрә Назиповна котлады.  Олылар  үзләренә шундый хөрмәт, ихтирам булганга сөенеп, күңелләре булып, рәхмәтләрен әйтеп таралышты