Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“ Беслан. Безнең хәтер һәм газап ”

  Терроризм җинаять, аның төп максаты-җәмәгать иминлеген бозу, ул гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, критик инфраструктура объектларына, табигый мохиткә, мәгълүмати мохиткә, дәүләт идарәсе органнарына, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә һөҗүм итүдә чагыла. Куелган максатларга ирешү халыкны һәм хакимият органнарын куркыту ысулы белән башкарыла.  Терроризм төшенчәсен аңлату максатыннан   2 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мхезмәткәрләре  “ Беслан. Безнең хәтер һәм газап ” дигән исем белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеге, террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, теракт куркынычы булган очракта үзеңне ничек тотарга, террорчыларга нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләнелде. Мәдәни чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.