Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Кыңгыраулы мәктәп еллары”

     Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы   вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр  генә алып килсен. Белем көне уңаеннан 1 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә “Кыңгыраулы мәктәп еллары” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Алар укучыларны бәйрәм котладылар, кечкенә генә бүләкләр тапшырдылар