Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Терроризм белән көрәшү һәркемгә кагыла”

  Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә.  Террористлар– алар бик усал, куркыныч кешеләр. Алар бөтенесе дә җинәятьчеләр, шулай да алар гел матур сүзләр астына качалар. Бу сүзләргә берничек тә ышанырга ярамый. Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Халык  арасында терроризмга ҡаршы игътибарны арттыру, террор хәвефен һәм башка гәдәттән тыш хәлләр янаганда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлату маҡсатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  13 март көнне “Терроризм белән көрәшү һәркемгә кагыла”дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар..