Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“ Әниемнең җылы кочагы”

   Озын кыштан соң, ниһаять, без түземсезлек белән көткән яз безнең ишекне шакый. Йөрәк язгы кайнар сулыштан битараф кала алмый. Яз килү белән җир ямьләнә, табигать матурлана. Яз хатын-кызлар бәйрәме белән башлана. Чөнки хатын-кыз кешелек  дөньясында бүләк ул. Көн яктысы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, Җирнең матурлыгы-хатын-кызларда. Бигрәк тә әниләрдә. Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, мәхәббәт һәм серле көч! Әни-һәркем өчен иң әйбәт, иң сөйкемле зат. Кадерле әниләрне бәйрәм белән котлау, аларны сөендерү, әниләрнең  кадерле, гүзәл зат икәнен аңлату максатыннан  Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе 7 март көнне "Каенкай" балалар бакчасында “ Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән шигырьләр уку кичәсе үткәрде.