"Үзеңне наркотикларга бәйләмә".
1 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында "Үзеңне наркотикларга бәйләмә" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды. Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.