Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Әфганстан - йөрәк ярасы“

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! 1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыды. Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерде.  Шул еллардан бирле күп сулар аккан. Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк. Сугышның дәһшәтен, әфганчыларның батырлыгын искә төшерү максатыннан 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре   “Әфганстан -  йөрәк ярасы“ дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр.