“Татарстан Республикасының Дәүләт гербы”
Татарстан гербын кабул итү көне - республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Татарстан гербы игелек , гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Шуларны балаларга аңлату максатыннан 7 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары белән “Татарстан Республикасының Дәүләт гербы”дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.