Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Аракы эчкәнче уйла дустым”

    11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 нче сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән  “Аракы эчкәнче уйла дустым” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә  аяныч хәлгә китерүен аңлаттылар. Эчкечелеккә карата эшләнгән күргәзмә белән таныштырдылар.