Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Үзәкләрне өзә моңнары”

  Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул —мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем... Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Безнең имгәнгән җаныбызга, рухыбызга мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас, иншаллаһ. Шуны истә тотып Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 8 нче сентябрь көнне  “Үзәкләрне өзә моңнары” дип исемләнгән мөнәҗәт уку кичәсе үткәрделәр. Кичәдә “Җәүһәр” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнаштылар. Алар төрле жанрдагы мөнәҗәтләрне укыдылар.